
Послание Председателя Совета муфтиев России и Духовного управления мусульман Российской Федерации Муфтия Шейха Равиля Гайнутдина IХ Всероссийскому форуму татарских религиозных деятелей
Россия мөфтиләр шурасы һәм Россия Федерациясе мөселманнары диния нәзарәте рәисе
Мөфти шәех Равил Гайнетдин
IX Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына мөрәҗәгатьнамәсе
بسم الله الرحمن الرحيم
Хөрмәтле Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов,
Хөрмәтле Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев,
Хөрмәтле мөфтиләр һәм имамнар, IХ Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында катнашучылар һәм кунаклар!
Россия мөфтиләр шурасы һәм Россия Федерациясе мөселманнары диния нәзарәте исеменнән сезне ихлас күңелдән сәламлим: Әс-сәләму галәйкум вә рәхмәтуллаһи вә бәракәтүһ!
Аллаһ Раббыбыз Коръән-Кәримдә әйтә:
وَلَوْ شَاءَ رَبُّكَ لَجَعَلَ النَّاسَ أُمَّةً وَاحِدَةً
“Раббың теләсә, бөтен кешеләрне бер өммәт (бер халык булып) ясар иде” (11: 118).
وَجَعَلْنَاكُمْ شُعُوباً وَقَبَائِلَ لِتَعَارَفُوا
“Ә Без сезне бер берегезне белер өчен төрле халыклар һәм кабиләләр булып ясадык” (49: 13).
وَمِنْ آيَاتِهِ خَلْقُ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ وَاخْتِلَافُ أَلْسِنَتِكُمْ وَأَلْوَانِكُمْ إِنَّ فِي ذَلِكَ لَآيَاتٍ لِّلْعَالِمِينَ
“Аның аятьләреннән – күкләрне вә җирне яратуы һәм телләрегез вә төсләрегез төрле булуы. Чынлап, боларда – галәмнәргә аятьләр (билгеләр) бар” (30: 22).
Шуңа күрә җир йөзендә булган һәр халыкның милли үзенчәлекләр – Аллаһ Тәгаләнең хикмәтле тәкъдире һәм аятьләре, ә аларны саклап калу, өйрәнү һәм үстерү – Ул Үзе өстебезгә салган бер зур вазифа. Бу хакыйкатьне бик яхшы аңлап, бездән элек булган имамнар дин белән бергә милли гореф-гадәтләрне, мәдәниятне, тарихны һәм ана телен саклаучылар вә өйрәтүчеләр булдылар.
Аларның арасында һичшиксез беренче урынны Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләре ала. Мәгълүм ки, ул, дини гыйлемләрендә булган яңарышка һәм дөньяга бик күп галимнар һәм мәгърифәтчеләр китергән яңа укыту системасына нигез салучы гына түгел, ә дөнья академик берләшмәсе белән кабул ителгән татарларның тарих фәнен башлап җибәрүче булды.
Тууына йөз ел билгеләгәндә күренекле кырым мәгърифәтче Исмәгыйль Гаспралы бик төгәл әйтте: “Шиһабетдиннемез бер иде; кадәр вә кыйммәтен белмәк аның өчен түгел, безләр өчен ифтихардыр”.
Ә бүген ике йөзьеллык юбилеенда Мәрҗаниның бөек даһилыгына тиешле ихтирам китапларын яңадан бастыру белән генә чикләнә алмый, ул – аның тормыш юлын һәм фикерләрен яңадан тирән төшенүдә, аларны бөтендөнья җәмәгатьчелегенә җиткерүдә, мөселман илаһиятын алдагы үстерүдә, татар тарихын, телен өйрәнүдә һәм популярлаштыруда булырга тиеш. Шиһап хәзрәткә багышланган Тукай шигыренең соңгы ике юллыкны бераз үзгәртеп әйтәсе килә: “Җисме үлек, исме терек булсын бу хәзрәтне / Мәхшәргәчә телләр сөйләсен, язсын каләм!”
Россия мөфтиләр шурасы инде күп еллар дәвамында Мәрҗани һәм башка күренекле татар дин галимнәренә багышлаган халыкара укулар үткәрә, аларның китапларын оригинал һәм тәрҗемәләрен, аларга багышлаган аналитик эшләрен бастырып чыгара һәм бу тармакта булган һәртөрле тикшерүләргә вә мәгърифәтчелек проектларга ярдәм итә.
Мәсәлән, хәзерге вакытта без Мәрҗани исемендәге Тарих институты белән берлектә Алтын Урда чорындагы атаклы дин галиме Мәхмүд әл Булгари мирасын өйрәнү масштаблы проектын алып барабыз. Аның беренче нәтиҗәсе – Болгар ислам академиясендә бу галимгә багышланган күргәзмә оештыру. Аның ачылышы, Аллаһ бирсә, иртәгә җыен вакытында булачак. Ул да илебездәге илаһият мәктәбен популярлаштыруда әһәмиятле роль уйнар, дип ышанам.
Бүген без Болгар ислам академиясенең беренче елына да йомгак ясыйбыз һәм бу турыда мин анысын хәтерләтергә телим – аның мәйданында беренче оештырылган халыкара конференция “Рухи ефәк юлы” булды. Ул Рәсәй, Кытай һәм башка Үзәк Азия илләреннән бик күп илаһиятчыларны һәм ислам өйрәнүчеләрне җыйды. Кытайдагы Урумчидан соң бу һәр еллык форумның икенче үткәрелә торган шәһәр булып, Болгар бу эстафетаны Бишкекка тапшырды. Миңа калса, бу конференция Академияне халыкара аренасында илебездәге ислам өйрәнү һәм өйрәтү үзәге булуын тәкъдим итүдә бик мөһим адым булып чыкты. Шуның дәвамында Рәсәй мөфтиләр шурасы астында булган “Ислам китабы” нәшриятында “Исламский фактор в интеграционных процессах Великого Шелкового пути” дигән китап – докладларның җыентыгы дөнья күргән.
Киләчәктә бу уртак эшләребезгә башка дини һәм фәнни оешмалар да кушылырлар һәм Мәрҗани хәзрәтебезнең милләт файдасы өчен бердәмлек турында хыялы ниһаять тормышка ашыр, дип өмет итәм
Форумда катнашучыларга уңышлар һәм нәтиҗәле эшләр телим, Аллаһ Тәгаләнең ярдәме булсын!
Мөфти шәех Равил Гайнетдин,
Россия мөфтиләр шурасы һәм Россия Федерациясе мөселманнары диния нәзарәте рәисе.
Источник : https://www.muslim.ru